Табиб терапевт Елена Титова: Ашкайнату системасы авырулары төрле яшьтәге кешеләрдә очрый
Файдалы киңәшләр

Табиб терапевт Елена Титова: Ашкайнату системасы авырулары төрле яшьтәге кешеләрдә очрый

12 февральдән 18 февральгә кадәр ашказаны-эчәк авыруларын профилактикалау атналыгы уза.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Ашкайнату системасы авырулары төрле яшьтәге кешеләрдә очрый. Ашказаны-эчәк системасы патологиясе билгеләре түбәндәгеләр: төрле интенсивлыктагы һәм локализациядәге корсак авыртуы, аппетит булмау, кикерү, күңел болгану һәм косу, ябыгу, эч китү, гомуми хәлсезлек.

Минзәлә үзәк хастаханәсенең табиб терапевты Елена Титова:

—Ашкайнату органнары авыруларын профилактикалау чаралары: эчү һәм ашау режимын үтәү; җылы ризык һәм эчемлекләр куллану; җентекләп ашыкмыйча ризыкны чәйнәү; ачы, тозлы, консервланган, маринадланган ризыкларны куллануны чикләү; ризыкны тиешенчә әзерләү; газлы ризыклар, кофе куллануны чикләү; гигиена кагыйдәләрен үтәү; тән авырлыгын нормальләштерү; физик активлыкны арттыру; тәмәке тартудан һәм алкогольдән баш тарту; стрессларны булдырмау; вакытында диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр узу.


Нет комментариев