Файдалы киңәшләр

Татарстан төзүчеләренең пенсиягә билгеләнгән яшьтән иртәрәк чыгу мөмкинлеге бар

Төзүчеләр көне һәр елны августның икенче якшәмбесендә бәйрәм ителә.

Бу тармак хезмәткәрләре озак еллар дәвамында авыр һәм куркыныч шартларда эшлиләр һәм бу аларга картлык буенча хезмәт пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукы бирә.

Пенсияне вакытыннан алда билгеләү өчен төп шарт — биналарны, корылмаларны һәм башка объектларны төзүдә, реконструкцияләүдә, техник җиһазлауда, реставрацияләүдә һәм ремонтлауда тулы эш көне дәвамында документаль расланган даими мәшгульлек. Һөнәр һәм вазыйфалар исемлеге № 2 Исемлек белән билгеләнгән. Аңа прораблар, башня краны машинистлары, изолировщиклар, ташчылар бригадаларында эшләүче ташчылар, корыч һәм тимер-бетон конструкцияләр монтажлаучылар, төзелеш һәм монтаж эшләре осталары һәм башкалар керә. 

«Авыр хезмәт шартлары булган төзелеш эшләрендә кимендә 12 ел 6 ай эшләгән, гомуми иминият стажлары 25 елдан күбрәк булган ир-атлар 55 яшендә пенсиягә чыгарга мөмкин. Хатын-кызлар өчен бу күрсәткечләр 10 ел махсус стаж, 20 ел иминият стажы һәм 50 яшьтә пенсиягә чыгу», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.


Нет комментариев