«Беренче тапкыр гына ясап карасак да, нәтиҗәсе бик куандырды», ди уңган хуҗабикә
Түбәндәге рецептны һәм фотоларны Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы китапханәсе мөдире Маргарита Гәрәева җибәрде.
— Итне яхшылап юабыз. Иттарткычның эресеннән (өчлесеннән) чыгарабыз. Вак итеп турарга да мөмкин. 3 кг иткә 30 гр аш тозы, 30 гр нитрит тозы, 6 гр шикәр комы, 300 гр су, 18 гр колбаса приправасы. Шушыларны салып, яхшылап болгатабыз. 5 сәгатькә холодильникка куябыз. Соңыннан «колбаса өчен» дигән тышлык эченә (оболочкага) тутырабыз. Баш-башларын бәйләп, вертикаль рәвештә бер тәүлеккә холодильникка элеп куябыз.
Холодильниктан алып, 4 сәгать бүлмә температурасында тотабыз. Һәм духовкага тыгабыз. Духовканың температурасы башта 60 градус, соңыннан 80 градус була. Духовкадан алгач, 5 минут салкын суда тотасы.
Нет комментариев