Бикбауда «Батырлар төбәге» белән янәшә «Дан аллеясы»на агачлар утыртылачак
Әлеге мемориаль комплекс Бөек Ватан, Әфган, Чечня һәм махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашларга хөрмәт күрсәтү, вафат булганнарны искә алу урыны булып тора.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Бикбау авылы үзәгендә урнашкан «Батырлар төбәге» мемориаль комплексы моннан төгәл ун ел элек булдырылды. Аңа кадәр биредә Бөек Ватан сугышы ветераннары исемлеге мәңгеләштерелгән обелиск кына бар иде. Биредә Бөек Җиңү көне уңаеннан гына түгел, ә башка истәлекле көннәрдә дә ветераннар, авыл халкы һәм үсеп килүче яшь буын катнашында митинглар булып тора. Мемориаль комплексы һәрдаим төрле экспонатлар белән тулылана, яңара. Аны баетуда авыл җирлеге дә, авылның актив әфганчылары — хәрби хәрәкәтләр ветераннары да үз өлешләрен кертә. Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә дә Бөек Ватан сугышы ветераннары исемлеге тулыландырылды, чик баганасы, эскәмияләр яңартылды, бер өлешенә брусчатка җәелде.
«Батырлар төбәге» комплексын киңәйтү буенча әфганчы егетләрнең якын киләчәккә тагын бер планнары бар. Ул — комплекска кушып «Дан аллеясы» — ясау.

Шул уңайдан без әфганчы авылдашыбыз Айдар Хамаев белән җәһәт әңгәмә корып алдык.
—Айдар абый, агачлар утырту идеясы ничек килде?
—Ветераннар белән коллектив рәвештә уйланган идея булды ул. Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучы елы уңаеннан зур шәһәрләрдә ветераннар хөрмәтенә агачлар утырталар, төрле акцияләр уздыралар. Бу бик матур күренеш. Беренчедән — сугыш ветераннарын хөрмәтләү, икенчедән — яшәгән урынны яшелләндерү. Һәм без дә әлеге матур үрнәккә иярергә һәм Әфган, Чечня сугышы, махсус хәрби операциядә хезмәт иткән хәрби хәрәкәтләр ветераннары, вафат булганнарның туганнары белән бергә «Батырлар төбәге» комплексы янында хәтер бакчасы утыртырга, җимеш агачларыннан «Дан аллеясы» ясарга булдык.
— Димәк, җимеш агачлары гына утыртылачак?
— Әйе, шомырт, алмагач, чия, слива агачлары утыртып, җимеш бакчасына әйләндерәсе килә. Яз көне агачлар чәчәкләре белән матурлык биреп утырсалар, көз көне җимешләре белән сөендерерләр дип уйлыйбыз.
— Агачлар утырту кайсы вакытка планлаштырыла?
— Көзгә планлаштырыла, чөнки агачлар утыртыласы территорияне әле җыештырасы бар. Анда элекке биналардан калган иске фундаментларны казып аласы, җирен әзерлисе бар. Көзгә хәтле әлеге эшләрне өмәләр ясап, башкарып чыгарбыз дигән өметтә калам.
Планнар корылган, ә аны башкарып чыгарга кулларында көч тә, бердәмлек тә, теләкләре дә җитәрлек ветераннарның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев