Җиңү бәйрәме көнне Минзәлә волонтерларын бүләкләделәр
Бүләкләү тантанасы М.Җәлил исемендәге паркта кичке концерт программасы башланыр алдыннан булды.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын Минзәләдә зурлап билгеләп уздылар. Көндез Ленин исемедәге паркта парад узса, кич М.Җәлил исемедәге паркта минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары өчен «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле искиткеч матур концерт күрсәтте.
Концерт башланыр алдыннан Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Каримов минзәләлеләрне Җиңүнең 80 еллыгы белән тәбрик итте.

Соңыннан махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хәрбиләргә ару-талуны белми ярдәм итүче Минзәлә районы волонтерларына полк командирлары, ТР Десантчылар союзы рәисе исеменнән медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәм чарасы салют белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев