Күренекле хәрби фотограф Виктор Тёмин беренче фотосурәтен Минзәләдә ясый
Ул 1908 елда элекке Казан губернасы Царевококшайскта (хәзерге Йошкар-Ола) дин әһеле гаиләсендә туган.
Милләте буенча рус. 1915 елның ноябренә кадәр Виктор әти-әнисе белән Царевококшайскида яши, ә аннары, әтисен Уфа епархиясенә күчерү сәбәпле, Минзәләгә күченә. Балачакта җәйге каникулларда Виктор Казан губернасының Питрәч өязе Тугаш авылындагы апасы Апполинария Анатольевнада еш кунак була. Туган көннәренең берсендә апасы малайга фотоаппарат бүләк итә, һәм шул вакыттан бирле Тёмин фотога төшерү белән мавыга башлый. Тёмин үзенең беренче фотосурәтен Минзәләдә мәктәптә укыган чагында ясаган.
Виктор Теминга совет халкын, илебезне бөтен дөньяга таныткан күп кенә вакыйгаларны төшерергә туры килә. Мисал өчен, Төньяк полюска беренче экспедиция, челюскиннарны коткару эпопеясе, Валерий Чкаловның тарихи очышлары, «Таймыр», «Мурманск» бозваткычларында Арктикага экспедицияләр һәм башкалар.
Немец рейхстагы бинасына Җиңү Байрагын күтәрүнең тарихи моментын төшерә.
Виктор Темин хакында тулырак «Минзәлә» район газетасының алдагы саннарында укырга мөмкин.
Ә әлегә аның сугыш чорында төшерелгән фотоларыннан фотогалерея белән танышырга тәкъдим итәбез. Фотолар белән туган якны өйрәнү музее уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев