Кызыл Төбәк авылында Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәмне яңа обелиск янында үткәрделәр
Митинг авылдашларның истәлекләре белән үрелеп барды
Минзәлә районы Кызыл Төбәк авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә обелиск ачылды. Каһарман бабайлар турында тарихны мәңгеләштерүгә юнәлтелгән эш үзара салым хисабына башкарылды.
Тантаналы митинг Фирая Сәхәбиева, Нәҗибә Әхәтова тарафыннан тирән эчтәлекле сценарий буенча алып барылды. Яшь буын да патриотик чарада актив катнашты.
Бәйрәмгә җыелучыларны котлап, Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов:
— Әле кайчан гына җирлек үзәге — Иске Иркәнәш авылында гына Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар истәлегенә мемориал булса, соңгы елларда үзара салым программа кысаларында калган барлык торак пунктларда —Яңа Иркәнәш, Яту, Тегермәнче, һәм, ниһаять, Кызыл Төбәк авылында да обелисклар ясалды, — диде.
Район милек һәм җир палатасы рәисе Роберт Шакиров, авыл халкын Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнары өчен рәхмәтен белдерде.
Шулай ук котлау сүзләре белән «Әнәк» агрофирмасының «Мөшеге» бүлекчәсе җитәкчесе Камил Шәймәрданов, Иркәнәш авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Хәмзә Лотфуллин чыгыш ясадылар.
Татарстанның атказанган укытучысы Энҗе Харисова, тарихка экскурс ясап, Кызыл Төбәк авылы халкының гасырлар дәвамында Ватаныбызга намуслы хезмәт итүенә ачык мисаллар китерде.
Обелискта Әфган сугышында катнашкан Илсур Сабиров, Ришат Гайнетдинов исемнәре дә мәңгеләштерелгән. Илсур Сабиров үзе дә митингта чыгыш ясап, ил сагында торган батыр якташлар турында хәтерне саклауның мөһимлеген искәртте.
Сугыш чоры балаларына (алар авылда 14 кенә кеше калган) бүләкләр тапшырылды. Алар да үз истәлекләре белән уртаклаштылар, изге теләкләрен җиткерделәр.
Чара ачык күк йөзенә тынычлык символы булган ак шарлар җибәрү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев