Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Җиңүнең 80 еллыгы

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов 9 Май белән котлый

Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, минзәләлеләр!

Сезне ихтирам, хөрмәт, тетрәнү хисе белән илебезнең төп бәйрәме — Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм!

Еллар үткән саен вакыт безне бу датадан ераккарак алып китә. Әмма бүген дә, ерак 1945 елның май аендагы кебек, Җиңү көне безнең йөрәкләргә тынычлык, ирек, шатлык хисләре алып килә. Без Ватанны саклаучылар белән чиксез горурланабыз.

Фашизмны тар-мар иткән, кешелек тарихында иң канкойгыч сугышта тынычлыкны саклап калган әби-бабаларыбыз батырлыгы алдында, сугыш кырларыннан кайтмаган батырлар алдында тирән рәхмәт хисләре белән баш иябез. Авыр сугыш, ачлык елларында туган җиребездәге басу-кырларда, завод-фабрикаларда көнне-төнгә ялгап эшләгән тыл ветераннарына олы хөрмәтебезне, сугыштан соң илне торгызучыларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Якташларыбыз Бөек Җиңүгә зур өлешләрен керттеләр. Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Без сезнең батырлыгыгыз, рухи көчегез, туган илгә мәхәббәтегез, бердәмлегегез белән горурланабыз.

Каршылыклар һәм кризислар белән тулы дөньяда, Россиянең абруе — гражданнарының бердәмлегендә, аларның Ватан мәнфәгатьләрен якларга әзерлегендә. Без бүгенге көндә Ватан сагында торучылар алдында баш иябез. Җиңү безнеке булачак!

Чын күңелдән Җиңү бәйрәме белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе телим!

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев