Тауасты Байлар авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар
Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан 6 кешегә бүләк тапшырылды
Минзәлә районы Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гәрәева мәдният хезмәткәрләре белән берлектә тыл ветераннарын якынлашып килүче 9 Май бәйрәме белән котлады.
— Мөхтәрәм шәхесләребез, тыл ветераннары Шәмсия Латфуллина, Нәҗибә Гимадеева, Әлфия Заляева, Клара Исламова, Энҗе Шәйхетдинова, Наҗия Вәлиәхмәтовага республика, район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырдык. Һәрберсенең хәлен белеп, аралашып, иң җылы теләкләребезне җиткердек, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Зөлфия Гәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев