Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Рәисә Әглиева — 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Рәисә Әглиева Оренбург шәһәрендә туган, хәзерге вакытта Минзәләдә яши.
Аның хезмәт юлы иртә башлана — ул 12 яшендә ук колхозда эшли башлый, авыр сугыш елларында басуда уңыш җыюда ярдәм итә.
Сугыш тәмамлангач, 1948 елда ул техникумга укырга керә, урта махсус белем ала һәм Коканд шәһәрендә лабораториядә лаборант булып эшли башлый. Соңрак аны Карши шәһәрендә заводка командировкага җибәрәләр, анда ул, 1980 елда пенсиягә чыкканчы, план-икътисад бүлеге начальнигы вазифасында эшли.
Рәисә Әглиева — тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм «Хезмәт ветераны» исеме белән бүләкләнә. Шулай ук ул күп еллар дәвамындагы намуслы хезмәте өчен бирелгән төрле дәрәҗәдәге рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталарына да ия.
Юбилярның өч баласы, алты оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар, алар аның тормыш казанышлары белән горурланалар.
95 яшьлек юбилей көнендә Рәисә Әглиеваны Минзәлә районы җитәкчелеге өенә барып аны туган көне белән котлады һәм башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Минзәләнең озын гомерле кешеләре — районың горурлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев