Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

2022 елга район бюджеты бер миллиард сумнан артып китәчәк

Бер миллиард 77 миллион 520 мең сумның күп өлеше Татарстан Респубикасы бюджетыннан бирелә.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ")
Киләсе елга бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы күтәрелүе район кассасына, физик затлардан салым арту хисабына, өстәмә керемнәр китерә. Бюджетның кайбер параметрлары хакында район газетасы битләрендә киңрәк сөйләшербез әле.
Район бюджетын кабул итүгә багышланган район Советы утырышын аның рәисе Айдар Салахов алып барды. Минзәлә районының социаль- икътисади үсешенең төп йомгаклары хакында район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айгөл Гатина сөйләде. Ул үз чыгышында районга кергән дәүләт, шәхси инвестицияләрнең Минзәләнең социаль үсешендә зур роль уйнавын билгеләп үтте. Утырыш кабул иткән карар нигезендә, башкарма комитет район экономикасын ныгыту буенча чаралар планы эшләячәк.
Бюджет буенча фикер алышулар вакытында өстәмәләр, үзгәртүләр кертү булмаган. Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Кондратьева депутатларга һәм чакырылган кешеләргә бюджет параметрларын янәдән бәян итте. Бюджет дефицитсыз. Таблицаларда керемнәр һәм чыгымнар струрурасы күрсәтелде. Бюджетның 63 проценты мәгариф бүлеген тотуга китәчәк.
Утырыш эшендә Тарарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев катнашты, киләсе елга Россия, Татарстан бюджетындагы үзгәрешләр белән таныштырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев