Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, узган 2023 елда дистанцион мошенниклык һәм банк счетыннан акча урлаулар саны шактый арткан һәм хәзерге вакытта да әлеге категориядәге эшләр буенча уңай күренешләр юк.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Мәсәлән, 2022 елда элемтә чаралары һәм «Интернет» челтәрен кулланып, барлыгы 46 җинаять теркәлгән булса, 2023 ел нәтиҗәләре буенча 91 җинаять кылынган (үсеш ике тапкыр диярлек — 97,8%). 2023 елда теркәлгән җинаять эшләренең бары тик 9ы гына судка җибәрелгән. 82 җинаять ачылмаган булып кала бирә. Әлеге категориядәге эшләр буенча 2023 елда гомуми зыян 13 300 000 сумнан артык сумманы тәшкил иткән! Минзәләлеләр шуның кадәр акчаларын мошенникларга биргән дигән сүз бу.
Кешеләрне күбесенчә бер үк ысул белән зур суммаларга алдыйлар: билгесез кеше, зыян күрүченең номерына шалтырата һәм банк счетларында булган акчаларын саклап калу сылтавы белән, яки аларга кредитлар рәсмиләштерәләр, һәм шуннан соң зыян күрүчеләр үзләре банк банкоматлары яки элемтә салонындагы терминаллар аша мошенниклар күрсәткән телефон номерларына үз акчаларын күчерәләр.
Евгений Клещевников, Минзәлә районы буенча Россия Эчкеэшләрбүлегеначальнигы:
—Беренче карашка, мошенниклар капканына эләкмәүнең кагыйдәләре гадәти кебек тоелырга мөмкин, әмма ала рнәтиҗәлелеген югалтмый.Шикле кешеләр белән, шул исәптән телефон аша да, аралашуны шунда ук туктатырга кирәк. Мошенниклар сезгә исем-фамилиягез белән мөрәҗәгать итә алалар һәм бу күпләрдә ышаныч уята. Ләкин бу очракта да йомшарырга кирәкт үгел, ахырга кадәр сак булыгыз—сез барыбер дә кем белән сөйләшкәнегезне белмисез. Төрле мошенниклык схемалары турында күбрәк мәгълүмат тупларга кирәк. Мошенниклардан саклану чаралары турында мәгълүматлар эчке эшләр министрлыгы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары сайтларында бастырыла. Үзләрен сезнең туганнарыгыз, кәрәзле элемтә операторлары, банк хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре дип тәкъдим иткән кешеләр турындагы мәгълүматны ныклап тикшерегез. Әгәр дә сез алданганыгызны сизәсез икән, 02 һәм 112 телефоннарына шалтыратыгыз яки полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез.
Нет комментариев