Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

2024 елда туйлар уздыру өчен матур даталар билгеле булды

Быел Минзәләдә яшьләр никахларын теркәү өчен матур даталарны гына түгел, ә иҗтимагый-сәяси вакыйгалар көне белән бәйле булган даталарны да сайлый ала.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасы территориясендә „Демография“ милли проектын гамәлгә ашыру һәм Гаилә елын үткәрү планнары турында» дигән темага брифинг узды. Журналистлар алдында чыгыш ясаганда ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина никахлашу өчен матур даталарны атады:

—Теркәлү датасын бер ел алдан сайларга мөмкин. Яшьләр арасында никахны тантаналы теркәү өчен матур даталарны сайлау популяр. Быел бу һәр айның 24 нче көне, шулай ук 4 апрель (4.04.2024). Быел 17 март — Россия Президентын сайлау көнне дә никахларны рәсми рәвештә теркәргә була. ЗАГСтан соң бөтен гаилә белән сайлау участогына барырга була. 

Шулай ук быел законлы никахны 30 август — Татарстан Республикасы көнне дә теркәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев