«Таңкай» балалар бакчасы махсус хәрби операция барган зонага гуманитар ярдәм җибәрү акцияләрендә актив катнаша.
Бер атна дәвамында балалар бакчасы коллективы һәм ата-аналар солдатларга бик кирәкле әйберләр: шәхси гигиена әйберләре, медикаментлар, озак сакла торган азык-төлек, тәм-томнар һәм башка шундый кирәк-яраклар җыйдылар. Ә балалар солдатларның сугышчан рухларын күтәрү өчен төсле, матур рәсемнәр ясадылар.
Шул рәвешле уртак көч белән җыелган әйберләр гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырылды.
Зилә Фәйзуллина, балалар бакчасы мөдире:
—Бүгенге көндә Ватанны саклаучыларга мондый ярдәм күрсәтүне бик мөһим һәм кирәкле гамәл дип саныйбыз. Акциянең асылы — матди ярдәм күрсәтү генә түгел, солдатларның сугышчан рухын ныгыту да. Туган илеңдә якыннарың, туганнарың кайгыртуын тою һәркемгә күңел күтәренкелеге өстәячәк.
Нет комментариев