Басуларда техник культураларны алу дәвам итә, авыл җирлекләренең — үз эш ритмы
Авыл хуҗалыгының район өчен приоритет тармак икәнен искәртеп, район башлыгы Айдар Салахов әлеге өлкәдәге эшчәнлекне һәрдаим контрольдә тота. Бу атнада да район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков белән берлектә хуҗалыклар эшчәнлеге белән танышып кайтты.
Бөртекле культуралар сугу тәмамланса да, техник культураларны җыеп аласы бар әле. Аерым алганда, «Калморза» хуҗалыгының Иске Матвеевка янындагы басуында көнбагыш сугу, ә «Мензелинские зори» хуҗалыгында чөгендер алу буенча эшләр бара. Көзге чәчүне дә башкарасы бар. ЕФИС ЗСН га (Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр турында бердәм федераль мәгълүмат системасына) кергән очракта көзге культуралар өчен саллы субсидия каралганын искәртеп, район башлыгы хуҗалыклар җитәкчеләрен, агрономнарын әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга чакырды.
Хуҗалыклар эшчәнлеге авыл җирлекләре тормышы белән дә тыгыз бәйләнештә. Юл читләрен чабып тору да мөһим. Тиздән өлкәннәр декадасы башланачак: традиция буенча аерым авыл җирлекләрендә өлкән буын вәкилләрен хөрмәтләүгә хуҗалыклар үз өлешен кертәләр. Шул ук вакытта җирлек тормышларына гына хас сораулар да бар. Кышкы сезон якынлашканын истә тотып, район башлыгы авылларда яшәүчеләрнең газ җиһазларын техник карау, булган котельняларны карап тору мәсьәләсенә аерым басым ясады. Ярминкәләрдә катнашу, җирлекләрдәге килеп туган сорауларны вакытында хәл итеп бару да һәрдаим район җитәкчелегенең күз уңында.
Нет комментариев