Чираттагы ялын ул шул авылда яшәүче әтисе, туганнары һәм авылдашлары янәшәсендә үткәрде.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Альфред Ахметшинга 22 яшь. 18 яшеннән бирле ул хәрби хезмәттә. 2020 елда, 18 яше тулгач ук, армиягә китә. Иванова шәһәрендә һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. 21 тапкыр парашютта сикерә. Кыю һәм батыр якташыбыз ярты ел хезмәт икәннән соң 2021 елда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи. 2022 елда махсус хәрби операция башлану белән үк хәрби операция барган зонага хезмәт итәргә җибәрелә.

Альфред:
-Әйе, махсу хәрби операция башланган көннән үк мин шунда. Һава-десант гаскәрләренең подразделениене матди тәэмин итү ротасында КамАЗ автомашинасы йөртүчесе булып хезмәт куям. Бахмут юнәлешендә алгы сызыктагы егетләргә азык-төлек, сугыш кораллары, кием-салымнар һәм башка шундый кирәк яраклар ташыйм.
2023 елда якташ егетебез контрактын кабат озайта.
Хәрби хезмәте вакытында Альфред үзен тырыш, намуслы, батыр егет итеп таныткан. Күкрәгендә ялтыраган медальләре моңа дәлил булып тора. Хәрби заданиене үтәгән вакытта сул аягына пуля эләгә, ләкин егет югалып калмый - яралы булуына карамастан, көрәшүен дәвам . Әлеге батырлыгы өчен ул Жуков медаленә лаек була. Икенче медале исә - үз хезмәт иткән 98нче һава-десант девизиясенең 80 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медале.
Бүгенге көндә Альфред Аю авылында әтисе Фәхир, абыйсы Альберт янәшәсендә чираттагы ике атналык ялын уздыра. Кызганыч, әниләре генә бик яшьли вафат булган.

Санаулы көн тиз уза шул. Якташ солдат егетебезнең дә китәр көннәре якынлаша. Улының исән-сау йөрүен һәм тизрәк Җиңү белән туган якларыбызга кайтуын теләп, әтисе Фәхир Аю авылы мәчетендә Альфредка багышлап Коръән ашы уздырды. Анда Альфред үзе дә, туганнары, дуслары һәм мәчеткә йөрүче авылдашлары да катнашты. Коръәнне Рәфкать хәзрәт укыды.
Рәфкать хәзрәт:
-Солдат егетебезнең әтисе әйткән нәзерен үтәде - мәчет ашханәсендә Коръән ашы уздырып улын озатты. Әлеге Коръән ашында без Аллаһы Тәгаләдән Альфредның исән-сау йөреп, җиңеп кайтуын теләдек. Безнең Аю авылыннан махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез берничә. Һәр җомгада без аларның исәнлеге өчен дога кылабыз. Бер җомгадан да калдырган юк. Егетләребезгә ничек авыр булуын беләбез, ләкин алар үзләрен чын ир-егетләрчә тоталар беркайчан да зарланмыйлар, авыр итеп тә күрсәтмиләр, үзләрен кызгандырмыйлар.
Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов һәм Аю мәктәбе директоры Фәнзир Фаррахов та Альфред һәм аның әтисе Фәхир белән даими элемтәдә торалар.

Хәерле сәгатьтә юлга кузгалырга язсын сиңа, батыр егет, фәрештәләрең саклап йөртсен. Синең һәм барлык солдат егетләр иминлеге өчен укылган догалар, әйтелгән теләкләр кабул булып, сау-сәламәт әйләнеп кайтырга насыйп булсын.

Нет комментариев