Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аю авылында Яңа ел бәйрәменә традицион иҗади конкурс игълан ителде

Нәтиҗәләр Яңа ел кичендә ясалачак

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә районы Аю авылында Яңа ел бәйрәме уңаеннан традицион иҗади конкурс игълан ителде. Авыл мәдәният йорты тарафыннан үткәрелүче конкурс «Яңа ел темасына рәсем һәм иҗади эшләр», «Иң оригиналь кар фигурасы», «Яңа елга иң матур бизәлгән йорт» номинацияләре буенча үткәрелә.

Роза Гыйлфанова, Аю авылы мәдәният йорты директоры:

— Әйе, быел суыклар аркасында әлегә кар фигураларын аз ясадылар. Шулай да күп еллар дәвамында үткәрелүче әлеге конкурста авылдашларыбыз бик теләп катнашалар. Мәсәлән, Рәшит һәм Венера Ахметшиннар гаиләсе авылда иң беренче кар фигураларын ясап куйды. Кыш бабай янында Кар кызы, чыршы, хәтта Гномик та бар (1 нче фото). 6 сыйныф укучысы Айзилә Мингазова да суык дип тормады, кар фигуралары ясап куйды (2 нче фото). Калган номинацияләрдә дә авылдашлар актив катнашалар. Мәсәлән, узган елны «Яңа елга иң матур бизәлгән йорт» номинациясендә 1 урын алган Мухаметхановлар гаиләсе быел да йортларын иң беренче итеп бизәп куйдылар (3 нче фото). Конкурска дип үз рәсем һәм иҗади эшләрен мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр генә түгел, ә шәһәрдә яшәп, авылга ялларга кайтучы балалар да әзерләп җибәрәләр, — дип «Минзәлә-информ» га хәбәр итте.

Әлеге конкурска нәтиҗәләр 31 декабрь көнне Аю авылы мәдәният йортында үткәреләчәк бал-маскарадта ясалачак. 

Исегезгә төшерәбез, шулай ук Минзәлә районында 11-24 декабрь көннәрендә Яңа ел бизәлеше буенча районкүләм конкурс үткәрелә. Анда «Авыл җирлекләрендә иң яхшы бзәлгән Яңа ел чыршысы», «Оешма территорияләрендә иң яхшы Яңа ел бизәлеше», «Торак сектор территориясендә иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинацияләре буенча катнашырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев