Туганнар республиканың төрле почмакларыннан кайтканнар иде.
Минзәлә районы Аю авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Хәбибелнаҗар һәм гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәткә багышланган Миңнекамал Гыйлфановлар нәселе очрашуы булды.
Очрашу Аю мәктәбе бинасында үтте. Биредә мул өстәл әзерләнгән иде.
Барлык җыелган туганнарны сәламләп, Хәбибелнаҗар һәм Миңнекамал Гыйлфановларның 7 нче балалары Нуриянең улы, Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков:
— Быел илебездә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы нигезендә Гаилә елын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан республикабызның төрле почмакларыннан кайткан туганнарыбыз белән бергә очрашып, аралашып, балаларны, оныкларны таныштырып, нәселебезне барлап мәҗлес үткәрүебез бик тә күңелле һәм дөрес эш. Аллага шөкер, туганнарыбыз кайда гына яшәсә дә, үз урыннарын таптылар, матур гына яшиләр, эшлиләр. Аюда яшәп калганнарның да авылны саклап калуда өлешләре бик зур. Бергәләшеп шулай җыелулар, һәрвакыт бердәм итеп, аралашып яшәүләр матур традиция булсын иде, — дип билгеләп үтте.
Хәбибелнаҗар һәм Миңнекамал Гыйлфановлар гаиләсе ишле: 13 балалары була. Оныклары 28, оныкчыклары 58, оныкларының оныклары — 47. Бүгенге көндә Татарстанның Минзәлә районы, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт калаларында яшиләр.
Хәбибелнаҗар бабай 100 яше туларына берничә ай кала 2007 елда, ә Миңнекамал әби 1995 елда вафат була. Туганнар очрашуына кайтучылар, зиратка барып, аларның рухларына дога кылып кайттылар, төп нигезгә дә барып килделәр. Үз хатирәләре, очрашуга карата фикерләре белән дә уртаклаштылар. Бу хакта тулырак тарихи фотографияләр белән «Минзәлә» газетасының алдагы саннарында язарбыз.
Нет комментариев