Реклама
Көн темасы
Активлык таләп ителә
Илебез 2012 елның иң зур сәяси вакыйгасына - РФ Президентын сайлауга әзерләнә. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фирдәвис Хәмитов үз хәбәрчебезгә Минзәлә районында сайлауларга әзерлек барышы турында бәян итте.
- Фирдәвис Мәхдү-мович, Россия Федерациясе Президенты ничә елга сайлана һәм бу вазифага билгеләнергә кемнең хокукы бар?
- РФ Президенты яшерен тавыш бирү юлы белән гомуми, тигез һәм туры сайлау хокукы нигезендә РФ гражданнары тарафыннан 6 елга сайлана. РФ Президенты итеп Россиядә өзлексез кимендә ун ел яшәгән, яше 35 тән ким булмаган РФ гражданы сайлана ала. Бер үк зат РФ Президенты постына рәттән ике сроктан да артык вакытка сайлана алмый.
- Нинди шартлар үтәлгәндә РФ Президенты вазифасына кандидат сайланган дип исәпләнә?
- "Россия Федерациясе Президентын сайлау турында"гы Федераль Законның 76 маддә, 3 пункты нигезендә тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларның яртысыннан артыгының тавышын алган теркәлгән кандидат президентлык вазифасына сайланган дип исәпләнә.
Әгәр кандидатларның берсе дә президент вазифасына сайланмаса, тавыш бирүдән соң 21 көн узгач, иң күп тавыш алган ике кандидат арасында кабаттан тавыш бирү уздырыла, һәм сайлаучылардан күбрәк тавыш алган кандидат сайланган дип исәпләнә.
- РФ Президентына бу сайлауларның үзенчәлеге нидә?
- Иң мөһиме, алдагы сайлаулар ул - тавыш бирү һәм нәтиҗәләр ясау процедурасының максималь дәрәҗәдә ачык булуын тәэмин итү. Бу максатлардан чыгып, һәр сайлау участогында икешәр видеокамера урнаштырылачак, алар участок комиссиясе эшли башлаганнан алып, участок комиссиясенең сайлау нәтиҗәләре буенча беркетмәсенә кул кую вакытына кадәр өзлексез эшләячәкләр. Сайлаучыларга бюллетеньнәр бирү һәм аларның исемлеге белән эшләү урыннары, тавыш бирү өчен стационар тартмалар, сайлау бюллетеньнәрен санау урыннары - болар видеокүзәтүгә алына торган объектлар. Бюллетеньнәр тутыру өчен билгеләнгән урыннарда, ягъни яшерен тавыш бирү кабиналарында видеокүзәтү тыела. Участок сайлау комиссияләре бу турыда һәр сайлаучыга төгәлрәк мәгълүмат бирер әле.
Безнең райондагы 51 сайлау участогында барлыгы 102 веб-камера урнаштырылды.
- РФ Президентына сайлауларда сайлау бюллетеньнәре нинди булачак?
- Сайлау бюллетене тексты 31 гыйнварда Россия Үзәк сайлау комиссиясе утырышында расланды. Бюллетеньдә кандидатларның исем-фамилияләре алфавит тәртибендә урнашкан. Һәр кандидат графасында аның туган елы, тору урыны, эш урыны һәм президентлык постына кем тарафыннан тәкъдим ителүе турында мәгълүмат биреләчәк. Бланклар гади кәгазьдә басылган. Махсус маркалар һәм сайлау комиссияләре әгъзаларының имзалары ялган документ ясаудан саклаячак.
- 4 март көнне сәламәт булмау сәбәпле участокка килә алмаучыларга нишләргә?
- Алар бу турыда үз участок сайлау комиссиясенә гариза белән яисә телефон аша мөрәҗәгать итә алалар, аларга өйдә тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла, сайлау комиссиясе әгъзалары күчмә урна белән аларның өйләренә киләчәк. Бу гамәлне сайлау көнне 8-14 сәгатьләрдә башкарырга мөмкин.
- Бюллетень тутырганда ялгышлык җибәрдем дип уйлаучы сайлаучыга нишләргә?
- Ул сайлау бюллетене биргән участок сайлау комиссиясе әгъзасына яңа бюллетень бирүләрен үтенеп мөрәҗәгать итә ала. Бозылган бюллетень комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр каршында юкка чыгарыла.
- Сайлаулар алдыннан сайлаучыларга әйтер сүзләрегез нинди?
- Бөтен ил язмышы кебек үк, һәрбер гражданның да язмышы алдагы сайлау нәтиҗәләренә бәйле. Шуның өчен дә кандидатларның кайсысына тавыш бирү өчен җаваплы һәм кат-кат уйланган карар кабул итү зарур.
Дәүләтнең алдагы алты елга торышы, аның стабильлеге һәм гражданнарның тынычлыгы 4 март көнне без ясаячак сайлауга бәйле. Шуның өчен дә барлык минзәләлеләрне бу көнне сайлау участокларына килеп, лаеклы кандидат өчен тавыш бирергә чакырам. Барлык "өчен" һәм "каршы"ларны үлчәп, уйлап сайларга кирәк. Сайлау көнне һәр тавыш мөһим.
Исегезгә төшерәм, сайлау участокларында тавыш бирү 4 март, якшәмбе көнне,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев