«Алан» лагере балаларны төзекләндерелгән рәвештә каршы алачак
Көн темасы

«Алан» лагере балаларны төзекләндерелгән рәвештә каршы алачак

Шәһәребезнең берничә объектында төзелеш эшләре бара. Шул төзекләндерелүче объектлар арасында балалар белем ала, тәрбияләнә торган учреждениеләр дә бар.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Минзәлә мәктәп-интернатына караган «Алан»-«Полянка» ел әйләнәсе эшләүче шәһәр яны сәламәтләндерү лагере быел ял итәргә килүче балаларны яңартылган, төзекләндерелгән рәвештә каршы алачак. Ремонт барышында 4 йокы корпусына капиталь ремонт ясалган, җылылык системасы алыштырылган, мунча яңартылган.

Чаллының «Планета добра» инициатив төркем группасы хәйриячеләре ярдәме белән азык-төлек склады төзелә башлаган. Биредә Минзәлә мәктәп-интернатында тәрбияләнүче балалар гына түгел, ә республиканың башка коррекцион мәктәп-интернаты, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр дә ял итәргә килә.

«Алан» лагерендәге төзелеш эшләре хакында тулырак «Минзәлә» район газетасының алдагы саннарында укырга мөмкин.


Нет комментариев