Алена Макарова балаларны патриотик рухта тәрбияли
Көн темасы

Алена Макарова балаларны патриотик рухта тәрбияли

“Тәрбияче үз тәрбияләнүчесенең кем булуын тели, үзе дә шундый булырга тиеш».

Бу сүзләрне “Умырзая” тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Алена Макаровага карата әйтергә була.

Алена Андреевна үзәктә 2014 елдан бирле эшли. Төп эше – тернәкләндерү эшеннән тыш, сәламәтлекләре чикле балаларга экологик һәм патриотик тәрбия бирүгә дә зур игътибар бирә, әлеге юнәлешләр буенча проектлар эшли. Ел саен балалар белән “Батарея тапшыр һәм керпене коткар”, “Макулатура җыю”, “Калай банкалар җыю”, “Агач утырт һәм урманны коткар” экологик акцияләрендә һәм хәтта шәһәрдә узган өмәләрдә дә катнаша.

Алена Макарова “Поддержим наших, Мензелинск” волонтерлар төркемендә тора. Патриотик тәрбия проектын гамәлгә ашыру кысаларында балалар белән махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен коры душ ясый. Барысы 5 000 нән артык пакет әзерләп солдатларга җибәрделәр инде. Киптерелгән яшелчәләрдән коры ашлар ясыйлар, токмач басалар.

Шулай ук Алена Андреевна яшь тәрбиячеләр белән эшләүгә дә зур игътибар бирә, тәрбия эше мәсьәләләре буенча ярдәм итә һәм консультацияләр бирә – хезмәт эшчәнлегендә аларның остазы булып тора. Кушылган эшне үтәгәндә төгәллек, инициатива күрсәтә, үз эшен мөстәкыйль оештыра белә. Әти-әниләр белән дә актив эш алып бара, шәхси әңгәмәләр, консультацияләр үткәрә, мәгълүмат стендлары чыгара.

Үз эшендәге казанышлары һәм уңышлары өчен район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналардан даими рәвештә рәхмәт сүзләре дә ишетә ул. Үз эшен күңелен биреп башкаручы Алена Андреевна хезмәттәшләре арасында да абруй һәм ихтирам казана.

Елена СЫСОЕВА, “Умырзая” тернәкләндерү үзәге директоры


Нет комментариев