Бу сорауга һәркем «юк», дип җавап бирәчәк. Әмма психологик халәт, югары кайнау дәрәҗәсенә җиткән вакытта нәрсә генә уйламыйсың да, телгә нинди генә ямьсез сүзләр килми...
(Илдус Шаһиев «Минзәлә- информ»)
Ильяс Закиров «Әни» исемле психологик драма язып, шуны Минзәлә театры сәхнәсендә куйды.
Анда берничә сюжет линиясе алып барыла, барысында да эчке конфликт, ахырда көтелмәгәндә, барысы да кушылып геройлар өчен бәхетле төгәлләнә. Бик киеренке утырган тамашачы, исә, җиңел сулап куя. Чөнки шәхси язмышлар, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, картлар һәм балалар йортындагы хәлләрне берләштерү — спектакль башында таркаулык хисе тудыра. Авторның әсәр өстендә озак эшләве бушка китмәгән. Тамашачы түзеп, карап утырган икән, димәк, теманы кабул итте. Шул ук вакытта, тамашачаны көлдереп алган моментлар да бар. Шуңа спектакль уңышлы чыккан дип әйтергә була. Куела- куела спектакль утырачак, кытыршылыклар төшеп калачак дигән өметтә калыйк.
Анализлап тирәнгә төшмичә, актерлар уены хакында әйтергә кирәктер.
Озынга сузылган спектакльне кыскартуның иң җиңел юлы — велосипедта барган сукыр хатын артыннан йөгергән бабайны яңадан сәхнәгә чыгармаска кирәк. Трагизм калсын.. Эпизодик рольләр дә кирәк түгел. Кызының тәрәзәсендәге утны күзәткән бабай хәсрәте реальрәк булачак. Балалары, туганнары янына кайтуны тилмереп көткән язмышлар барлыгын аңлау өчен Минзәлә картлар йортына бару да җитә. Фоат абый Закиров үз ролен тамашачы аңлап кабул итәрлек башкарды.
Тәҗрибәсе ул башкарган Рәҗәбне төп роль дәрәҗәсенә күтәрде дияргә буладыр.
Чулпан Бәдретдинова тудырган һәр образны күзәтеп барырга тырышам. Бу әсәрдәге сукыр хатын- әни ролен дә үзенә хас осталык белән башкарып чыкты.
Илсинә Миннемуллинаның Ләйсәне, актер үзе кебек характерлы. Прическасында башбирмәслеген аңласам, гасабиланып тәнен ышку- кашуы- эчке халәтенең тотрыксыз, борчылулы хакында сөйли.Тапкан әнисен дә үз тормышына бик авыр кертүе спектакльнең трагизмын арттыра, аны көчәйтә. Психология темасын яратканы сизелә авторның. Әсәрдә акылдан шашканнар түгел, киресенчә, тормышның акылдан шашарлык катлаулы икәнен күрсәтергә омтылу бар. Өмет — кешене яшәтә, өметсезлек — үз- үзеңә контрольне югалтуга китерә..
Гүзәл Хаматуллина, Диләрә Зиннурова башкарган рольләр аша тамашачы әсәрнең темасын аңлап кабул итәргә ярдәм итте. Тамаша барышында кул чабулар яңгырау шуның ачык мисалы. Минем фикерләр, исә, спектакльне тагын көчлерәк итү теләге белән әйтелгән сүзләр генә.
Ильяс моңарчы да бу юнәлештә әсәрләр чыгарган иде. Монысы соңгысы булмасын иде.
Үз кадрларына иҗат лабораториясе мөмкинлекләре тудырып, театр директоры Илнур Гайниев бик дөрес эшли..
Нет комментариев