Авыл җирлекләре, хезмәт коллективлары һәм аерым кешеләр гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша
Көн темасы

Авыл җирлекләре, хезмәт коллективлары һәм аерым кешеләр гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша

Минзәләдә берничә урында гуманитар ярдәм җыю пункты оештырылган.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Чупай һәм Әтрәкле авыллары, Балалар иҗат йорты коллективы коры аш ясар өчен волонтерларга өй токмачы, ярмалар, тозлы кыяр һәм яшелчәләр, чәкчәк  ясар өчен бал белән ярдәм итте. Хәрбиләргә төрле кирәк-яраклар белән даими рәвештә ярдәм итүче минзәләле Ирина Меньшагина шушы көннәрдә тагын бер изгелек эшләде: беренчел ярдәм күрсәтү өчен аптечка һәм кирәкле дарулар җыеп, аларны волонтерларга тапшырды. 

Болардан тыш, шәхси кешеләр дә әйберләтә һәм акчалата да ярдәм итүен дәвам итә. Минзәләлеләр ярдәме белән 22 апрельдән башлап 19 октябрьгә кадәр вакыт эчендә 7027 кап (33013 порция) коры аш һәм икенче аш әзерләнгән. Шулай ук коры салат, как, витаминлы чәй, сохари һәм башка тәм-томнар әзерләнеп, махсу хәрби операция барган зонага озатылган. 

Бу хакта «Поддержим наших-Мензелинск» волонтерлар төркеме хәбәр итә.


Нет комментариев