Балалар әти-әниләр белән бергә теләкләр әйтеп Раштуа йолдызын кабыздылар
Көн темасы

Балалар әти-әниләр белән бергә теләкләр әйтеп Раштуа йолдызын кабыздылар

Минзәләнең Мәктәп скверында «Тургай» приюты хезмәткәрләре «Раштуа йолдызы яктысы» дип аталган бәйрәм чарасы оештырдылар.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Балалар, әти-әниләр һәм хәтта әбиләр дә әкият геройлары белән бергә хәрәкәтчән күңелле уеннар уйнадылар, биеделәр, җырладылар һәм татлы бүләкләр алдылар. Аннары һәркем теләкләр әйтеп Раштуа йолдызын кабызды.

Раштуа йолдызы — өмет символы ул. Балалар йолдыз кабызганда яхшы билгеләргә укысак иде дигән теләк теләделәр. Ә өлкәннәр исә дөньяда һәм илдә тынычлык булуын теләде.
Чарада катнашучы балалар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр һәм шуның өчен татлы бүләкләр белән сыйландылар.


Исегезгә төшерәбез, бүген 18.00 сәгатьтә Муса Җәлил паркында район мәдәният сарае хезмәткәрләре көче белән Раштуа бәйрәме уңаеннан «Волшебство на Рождество» дип аталган чара оештырыла.


Нет комментариев