Район газетасына язылучы һәркем белдерү, котлау биргәндә ташламалардан файдаланып, газетага язылу бәясенең дүрттән бер өлешен кире кайтара ала!
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
ТАТМЕДИАның Минзәлә- информ филиалы берничә ел инде үзенең реклама хезмәтләренә бәяләрне күтәрми. Филиал, бу адымга барып, үз хезмәтләренең кирәкле генә түгел, ә файдалы икәнен дә күрсәтергә омтыла.
— Бу акциянең максаты бер генә- үзебезгә реклама бирүче кече предприятияләргә, бигрәк тә үзмәшгульләргә продукцияләре, хезмәтләре хакында райондашларга җиткергә ярдәм итү. Социаль челтәрләр аша аларны дөнья киңлекләрендә таныту, дип аңлатты филиалның реклама буенча менеджеры Марсельеза Авзалова (тел: +79586276534).
Акция кысаларында, бер квартал дәвамында, безнең белән даими хезмәттәшлек итүчеләргә дә ташламалар каралган.
Әлеге акциягә старт 22 декабрьдә бирелә.
Ягъни, бүген түләп куйган акча 2024 елда өч ай буе, инфляция сынауларына бирешмичә хуҗасына файда китерәчәк.
Нет комментариев