Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүп өчен дә “янасың”

Кайвакытларда сәбәбен ачыкламый торып, теге яки бу ситуациягә ашыгып нәтиҗә ясарга яратабыз, кемгәдер үпкә белдерәбез. Әмма чыбыкның очы үзебездә икәнен танырга теләмибез.

Ноябрь аенда районыбыздагы "РЦМП (КВ)"ның 29 нчы филиалына да кайбер гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә субсидия-ташламаларның туктатылуы сәбәпле, шушы мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең саны арткан. Филиал директоры Люция Нуриәхмәтова аңлатуынча, РФ Торак кодексы һәм ТР Минстрлар Кабинетының "ТРда аерым категория гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия-ташламалар бирү турында"гы (2006 ел, 24 март) 126 нчы санлы Карары нигезендә ТКХ өчен 3 айдан күбрәк вакыт түләмәгәндә, гражданнарга мондый социаль ярдәм чаралары туктатыла. Бу нәрсәне эченә ала соң? Боларга торак-коммуналь хезмәтләр, шул исәптән электр энергиясе, газ һ.б. хезмәтләр өчен түләүләр керә, ягъни барлык төр хезмәтләргә дә ай саен түләп барылырга тиеш. Әйтик, ноябрь аенда безгә шушы мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итүчеләр арасында кайбер төр ТКХ, шул исәптән "каты көнкүреш калдыклары түккән өчен" хезмәтләргә 3 айдан күбрәк түләмичә килүчеләр бар. Шуңа күрә аларга газ, ут, су һәм башка ТКХ өчен исәпләнгән субсидия-ташламалар бирү дә туктатыла. Бүгенге көндә андыйлар саны 771гә җиткән.

Шунысы да бар,мондый субсидия алуга хокукы булган гражданнарның байтагы нәкъ менә чүп аркасында - "ТБО өчен" түләмәүләре аркасында "яна" икән. Хакимияттәге шимбә киңәшмәсенең чираттагысында хөрмәткә ия җитәкчеләрнең берсе соңгы айларда "ТБО түккән өчен"түләүләрнең артуына кагылышлы сүз кузгаткан иде. Бу уңайдан район башлыгы Рәсим Садыков шәһәр башкарма комитеты җитәкчелегенә әлеге хәлне ачыкларга кушты. Бердәм исәпләү үзәге биргән мәгълүматларга караганда, әлеге шәхси йорт белән яшәүче П.ның "ТБО түккән өчен" дүрт ай буена түләмәве ачыкланган. Моннан тыш ул торак хезмәтләре буенча тарифларның район Советы карары белән раслануын "онытып җибәргән", күрәсең. Ә бу тарифлар 2011 елның 20 декабренда расланган килеш, агымдагы елда үзгәрешләр кертелмәгән, ягъни арту юк, ә түләмәү күренеп тора.

ЕРЦ директоры Лилия Галиева биргән мәгълүматларга караганда, минзәләлеләрнең барлык хезмәтләр өчен бурычлары агымдагы елның 1 ноябренә 19 млн сумнан артып китә, шул исәптән "Чиста шәһәр"гә бурычлары 1 млн 200 мең сум тәшкил итә. Аеруча үз йортлары белән яшәүчеләр "ТБО түккән өчен" (1 кешегә ул 17,12 сум) түләргә теләмиләр, алар моны көнкүреш калдыклары булмавы белән аңлаталар икән. Бу очракта әлеге хезмәткә түләүдән "Чиста шәһәр" белән килешү төземәү генә коткарып кала алмый. Чөнки РФ Торак Кодексының 153 нче маддәсе нигезендә гражданнар торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне үз вакытында һәм тулысынча түләргә тиешләр, диелә. Ә ТБО түккән өчен хезмәт "содержание и ремонт жилья" дигән төргә керә. Үз ихаталарындагы чүп калдыкларын үзебез түгәбез, диючеләр дә бар. Әмма кая? Шул ук гражданнар урманнарга, юл буйларына чүпләрен түгеп, тирә-юнебезне пычратучылар исәбенә кермиләрме? Әйе, чүпләрен беркая да түкмибез, яндырабыз, бакчабызга күмәбез, диючеләр дә бар. Ләкин искергән кием-салым, мебель, йөзләрчә еллар череми торган пластик шешәләрне күмеп, яндырып буламы? Бакча ТБО полигоны түгел бит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев