Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дусай Кичу авылы клубында яшүсмерләр һәм балалар катнашында «Без авыл оныклары» исемле хәйрия концерты узды

Концерттан кергән 22 мең сум акча махсус хәрби операциядәге егетләргә җибәреләчәк.

 


(Дифиза Нуриева, "Минзәлә-информ")

 Дусай Кичү авылы зур авыл түгел. Нигездә, анда өлкән кешеләр яши. Ә җәй көне авыл бала-чагаларның шатлыклы авазына күмелә: каникулда рәхәтләнеп ял итү өчен әби-бабайлары янына шәһәрдән оныклар кайта. Ел саен балалар катнашында концерт оештырыла. Быелгы концертны оештыручылар махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә ярдәм итү максаты белән уздырдылар. Билет бәясен дә 100 сум итеп куйдылар.

Гөлнара Гайсина, Дусай Кичү клубы мөдире:

- Җырга, биюгә, нәфис сүзгә оста балалар Дусай Кичү авылы клубы сәхнәсендә үзләренең талантларын күрсәттеләр. Концерт бик күңелле итеп җыр- биюләр, скетчлар белән үрелеп барды. Чыгышларны тамашачы алкышларга күмде.Концертта  махсус хәрби  операциядәге егетләрнең аналарына рәхмәтләребезне җиткердек. Ә бәйрәмгә кайткан, махсус хәрби операциядә булган кунагыбыз - Ильдар Гайсин кичәбезгә тагы да ямь өстәде.
Катнашкан балаларга, әти-әниләренә, әби-бабайларыбызга зур рәхмәт. Концерттан кергән 22 мең сум акчаны махсус хәрби операциядәге егетләргә тапшырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев