Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 40,1 центнер тәшкил итә. Бер гектардан уртача уңыш җыеп алу буенча районыбыз игенчеләре әлегә республикада алтынчы урында баралар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 22802гектарда игеннәр суктырылган,бу планга карата 49,1 процент тәшкил итә. Шуның эченнән арыш-3049, көзге бодай-7753,арпа-8803,борчак-1489, солы 120 гектарда җыеп алынган. Барлыгы 90431 тонна ашлык җыеп алынган. Районда арышның бер гектарыннан уртача уңыш-33,8 центнер,көзге бодайдан-47,8 центнер уңыш җыеп алынды. “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре көзге бодай, арыш һәм арпа урагын тәмамлады һәм планлаштырылган язгы бодайның 29 процентын җыеп алдылар.“Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре язгы бодайны суктыруга керештеләр. Район буенча язгы бодайның уртача уңышы 37 центнер тәшкил итә. Игеннәрне урып-җыюда “Туган як”, “Мензелинские зори” агрофирмалары ,“Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Заиковский” хуҗалыгы яхшы эшлиләр һәм аларда көзге бодай, арыш, арпа урагы тәмамланды. Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 4500 тонна салам төргәкләргә төрелгән.
Нет комментариев