Ел башында Наратлы-Кичүдә йорт янды
Янгынның сәбәбе дип электр җиһазларының төзексезлеге килеп чыгу санала
3 гыйнвар көнне Минзәлә районы Наратлы-Кичү авылында бер катлы 100 кв.м мәйдандагы йортта янгын чыкты. Янгын сүндерүдә РСЧС тан 15 кеше, 8 берәмлек техника, шул исәптән МЧС тан 9 кеше һәм 4 берәмлек техника катнашты.
Янгын нәтиҗәсендә йорт янды, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Милеккә якынча 1 млн сумлык зыян килде.
Илнар Вәлиев, Наратлы-Кичү авыл җирлеге башлыгы:
— Авылдашларыбызга кичергән кайгыларын хәлләребездән килгәнчә җиңеләйтергә тырышабыз. Зыян күрүче Зульмиевлар гаиләсенә яшәп тору урыны таптык. Ярдәм өчен акча җыярга счет күрсәтелде: 89063339902 номерына теркәлгән карта, Никишин Антон Юрьевич (Нина ханым Зульмиеваның улы).
Кышкы салкыннарда янгыннар килеп чыгуны булдырмас өчен, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев