Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гармунлы урам авылны яшәтә

Мәдәният тормышы төрле дәрәҗәдә алып барыла.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»)

Авыллардагы мәдәният хезмәткәрләре җәй айларында шәһәр паркларында көз- кыш авыл клубларында үзара концертлар белән чыгыш ясыйлар. Үз авылларында төрле чаралар үткәрәләр.

Тауасты Байлар авылның мәдәни тормышына яңалык кертү буенча әйдәп баручыларның берседер.
Гармунда уйнап, җырлап бер урам әйләнү бер ел буе хатирәләрне яңартып торырга җитә, диләр, йөрештә катнашучылар да, капка төпләрендә утырып, күзәтеп торучылар да.

«Былтыргы гармунлы- җырлы йөрешебез авылдашларыбызга нык ошаган иде. Аның төп эчтәлеге- урам бәйрәме дип атала. Без кешеләрне авыл тарихы, аның кешеләре, урам исемнәренең аталышын аңлатабыз. Быел күрше авыллардан гармунчылар чакырдык. Башка районнардан да килделәр хәтта», — дип хәбәр итте "Минзәлә- информ"га проектны тормышка ашыручыларның берсе Мөслимә Гайниева.

Быелгы чараны 85 яшен тутырган агроном, шигырьләр язучы, гармунчы Фәрит ага Миргалимовны бәйрәмнең үзәге иткәннәр. Аны район башлыгы Айдар Салахов исеменнән котларга район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илфар Халиков килде. Юбилярны район ветераннар берләшмәсе җитәкчесе Фиразия Сафиуллина һәм авыл башлыгы Зөлфия Гәрәева да котлады. Бүгеннән башлап Фәрит ага Татарстан агрокомплексының Мактаулы ветераны билгесе иясе. Килгән гармунчылар аңа багышлап җыр башкардылар. Аннан урам бәйрәме үз агымы буенча дәвам итте. Матур капка төбендә гармун уйнавы, җыр моңы шактый озак яңгырады. Хәтта урамнан шатыр- шотыр матайда чабучы малайлар да җыр- моң вакытында тынып торырга мәҗбүр иде..

Бәйрәмнең видео, фотомизгелләрен ВКдагы безнең төркемнән карарга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев