Гимназиядән бишенче сыйныф укучылары «Минзәлә-информ» га кунакка килделәр
Көн темасы

Гимназиядән бишенче сыйныф укучылары «Минзәлә-информ» га кунакка килделәр

Балалар рәхәтләнеп сораулар бирделәр, газета подшивкаларын карадылар.

Бүген «ТАТМЕДИА» АҖнең «Минзәлә-информ» филиалы кунаклар кабул итте. Экскурсия белән безгә гимназиянең 5б сыйныфы укучылары һәм «Илһам» әдәби түгәрәгендә катнашучылар килде. Баш мөхәррир — филиал җитәкчесе Илдус Шаһиев, дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары Венера Гыйльмиева балаларны редакция тарихы, газета чыгару процессы белән таныштырдылар.

Кечкенә кунаклар да кызыксынучанлык күрсәттеләр. Алар яңалыклар чыгуга, журналистларның эш тәртибенә һәм вазифаи бурычларына кагылышлы сораулар бирделәр. Хәтта «Минзәлә» — «Мензеля» район газетасына быел 108 ел тула икәнен санаулы секундлар эчендә санап чыгардылар.

Очрашу азагында укучыларга һәм алар белән бергә килгән сыйныф җитәкчесе Фәнилә Ибраһимовага һәм тәрбия буенча киңәшче Диләрә Федотовага яңа чыккан газета номерлары тапшырылды.

Фәнилә Ибраһимова, 5Б сыйныф җитәкчесе:
— Бу бик файдалы экскурсия булды. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ишеттеләр. Подшивкаларны карап, газета битләрендә үзләренең якыннарының, танышларының фотосурәтләрен табып, шатландылар. Балалар редакциянең район тормышында нинди мөһим роль уйнавын аңладылар һәм хәзер газетаның актив укучылары булырлар, дип ышанабыз.


Нет комментариев