Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөлек авылындагы урамнар таш белән түшәлә

Гөлек авылының үзәк урамына былтыр асфалть җәелде.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ)

Быел асфальтлы юл белән тоташучы урамнарга вак таш җәя башладылар.

Таш сатып алырга бу төбәктә нефть чыгаручы компания ярдәм иткән. Урамнарга ташны үзара салымнан җыелган акчага җәйдергәннәр. Бу эшне үзебезнең "Чиста шәһәр" оешмасы башкарган.

Эшләр бетүе уңаеннан бирегә авыл җирлекләре башлыкларын җыйдылар.

Бирегә килгән район башлыгы Айдар Салахов үз чыгышында аларга авыл урамнарын төзекләндергәндә биредәге системаны үрнәк итеп китерде.

- Ком карьерларыбыз бар, һәр авылдан чыккан акчалы кешеләрне яисә иганәчеләрне таба белергә кирәк. Үзара салым акчасы җыйганда кайсы урамнар төзекләндереләсен авылдашларыгыз белеп торырга тиеш. Чыгымнар кимрәк булгач, төзекләндерүне зурырак күләмдә башкарып булачак.

Гөлектә 433 метр озынлыгында өч урамга таш түшәлгән.

Әлеге авыл кешеләренең шатлыгын уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев та килгән иде.

Ул һәм РИТЭК вәкиле Фәрит Гизатуллин Гөлектәге әлеге башлангычны хупладылар һәм очрашуга килгән күп санлы авыл халкына, башланган эшләрен алга таба да алып барылуын теләделәр.

Авылның хөрмәтле аксакалы Миннәхмәт Хаҗиев күптән көткән юллы иткән өчен нефтьчеләргә, җирле, муниципаль властка, республика хөкүмәтенә рәхмәтен белдерде. Чыннан да авыл кешеләреннән акча җыю бер хәл, Татарстан хөкүмәте аны дүрт тапкырга арттыруын беркайчан да онытырга ярамый. Һәр авылда нефтьче чыгаручылар булмаса да Куян авылындагы кебек, үзара салымны күбрәк җыеп, шундый ук эшләр башкарырга була.Былтыр анда авылның бердәнбер урамына өлешчә таш җәйделәр инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев