Якташыбыз Илнур Камалов республика турнирында уңышлы чыгыш ясады
Көн темасы

Якташыбыз Илнур Камалов республика турнирында уңышлы чыгыш ясады

Ул 90 килограмм авырлык үлчәмендә бил алышты

Чыгышы белән Минзәлә районы Кадрәк авылыннан булган Илнур Камалов Татарстан Республикасы көрәш буенча ярышының финалында катнашты. Үз авырлык үлчәмендә 2 урын яулады.

Хәзерге вакытта Казанда яшәсә дә, Илнур туган ягы белән элемтәләрне онытмый. Ул өч ел рәттән Минзәлә районы сабантуенда абсолют батыр булып калды.


Нет комментариев