Ярослав Соколовский Пензада «алтын» яулады
Көн темасы

Ярослав Соколовский Пензада «алтын» яулады

19 мартта Пенза шәһәрендә йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге старт алды.

 

Йөзү бүлеге тәрбияләнүчесе Ярослав Соколовский (тренеры Каюмов Н.Ф.) ТР җыелма командасы составында ярышларда катнаша. 20 мартта, ярышларның икенче көнендә, Ярослав 400 м комплекслы йөзү дистанциясендә 1 урынны яулады 

Илфар Сафиуллин, «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры:

— Ярославны һәм аның тренеры Н.Ф. Каюмовны яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез! Горурланабыз!


Нет комментариев