«Яшь оста» чемпионатның төбәк этабында нәни минзәләлеләр 18 беренче урынга лаек булдылар
Көн темасы

«Яшь оста» чемпионатның төбәк этабында нәни минзәләлеләр 18 беренче урынга лаек булдылар

Чемпионат онлайн форматта узды.

14-16 март көннәрендә «Яшь оста — 2025» чемпионатының VI төбәк этабы узды. Чемпионатта районның балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләреннән 18 компетенция буенча 5-7, 8-9, 10-11 яшьлекләр арасында 75 бала катнашты. 


Чемпионатка шәһәрнең барлык мәгариф учреждениеләре һәм мәктәпләре җәлеп ителде. Нәтиҗәдә, Минзәлә районы балалары 18 беренче урынга, 7 икенче урынга, 14 өченче урынга лаек булдлар. 24 номинация яуладылар. 


1 һәм 2 нче урыннарны алучы яшь осталар чемпионатының төбәкара этабында ярышачаклар, ул инде бик тиздән, 28-30 мартта узачак. Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз, ә аларның остазларына яхшы әзерлек өчен рәхмәт белдерәбез. 


Безнең районда әлеге конкурсның төп координаторлары һәм оештыручылары булып Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте (кураторы — мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары Анджела Фазлыева) һәм Минзәлә районының мәгариф бүлеге (җаваплы — Ләйсән Лобанова) тора.

Материал Анджела Фазлыева ярдәме белән әзерләнде.


Нет комментариев