Игорь Ковальчукны Татарстанда бадминтон үсешенә керткән өлеше өчен бүләкләделәр
Минзәлә спортчылары бу ялларда республика турнирында катнаша.
Казанда «Татарстанның бадминтон өметләре» ярышлары уза. Ачылу тантанасында Минзәлә шәһәренең «Юность» спорт мәктәбе тренер-укытучысы Игорь Ковальчук Рәхмәт хаты алды. Тренерны республикада бадминтон үсешенә керткән зур өлеше өчен билгеләп үттеләр.
— Турнирда Кира Юдина, Әмир Ардыханов, Тимур Сәхабетдинов, Ярослав Уржумов, Демид Харисов, Илона Букун, Елизавета Исаева катнаша. Алар бер атна элек Алабугада сайлап алу аша үткән иделәр. Әмир «Б» дивизионында 2 нче урынны алды, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га беренче көне нәтиҗәләрен Игорь Ковальчук.
Якшәмбе уеннары йомгаклары буенча турнирның ахыргы нәтиҗәләрен соңрак хәбәр итәрбез, безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев