II Бөтенроссия «Ләкләк» бәби-театрлар фестивале Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театрында узачак
Көн темасы

II Бөтенроссия «Ләкләк» бәби-театрлар фестивале Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театрында узачак

Фестиваль өч көн дәвамында: 30 майдан 1 июньгә кадәр үтә.

Фестивальнең учредителе — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ә оештыручысы — С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры.

 Илнур Гайниев, Минзәлә театры директоры:

—Әлеге проект театрларның иҗади көчләрен берләштерүче өчен оештырыла. Минзәлә театры Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып 2018 елда үз базасында бәби-театрны ачты һәм без башка театрлар белән берлектә бу юнәлештә тәҗрибә уртаклашабыз. 2021 елда бәби-театрларның иҗади-белем бирү форумы, 2022 елда исә «Ләкләк» I Бөтенроссия бәби-театрлар фестивале уздырылды.

II Бөтенроссия бэби-фестивалендә катнашучы театрлар:
—Мари Эл республикасының Йошкар Ола шәһәрендәге республика курчак театры,
—СССРның халык артисты В. М. Леонтьева исемендәге Ульяновск курчак театры,
—Уфа шәһәренең Башкорт дәүләт курчак театры,
—Ярославль өлкәсенең Рыбинск курчак театры,
—Владимир өлкәсе курчак театры (Владимир шәһәре),
—Казан шәһәре «Әкият» Татар дәүләт курчак театры,
—Яр Чаллы дәүләт курчак театры;
—С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры.
Фестиваль программасы белән театр сайтында танышырга мөмкин.


Нет комментариев