Ирек Зиннуров Минзәлә районнары гражданнарын кабул итте
Көн темасы

Ирек Зиннуров Минзәлә районнары гражданнарын кабул итте

“Бердәм Россия” территориаль республика бүлегенең Минзәлә җирле бүлеге бинасында “Бердәм Россия” партиясеннән 7 чакырылыш Дәүләт Думасына депутат булып сайланган Ирек Зиннуров Минзәлә районы гражданнарын кабул итте.

Гражданнарны кабул итүдә  район Советы аппараты җитәкчесе  Эльвира Хабибуллина да  катнашты. 

Башта Ирек Зиннуров Мөслим һәм Минзәлә районнары буенча Пенсия фондында эшләүче Фәридә Мухаметдинованы кабул итте. Ул эшләүче пенсинерларның пенсиясен индексацияләү турында сорау бирде.  Аннары район хезмәт һәм мәшгүльлек үзәге бүлеге белгече Венера Гыйззатуллина алдагы елның февралендә 55 яшь тулуын һәм хезмәт килешүе төгәлләнүе, киләчәктә лаеклы ялга чыгу буенча сорау юллады.  “КЦСОН” ның директор урынбасары Татьяна Паранина район сырхауханәсендә тар белгечлекләр буенча табибларның җитмәве буенча үтенечен җиткерде. Ирек Зиннуров районыбыз граҗданнарына тулы җавап бирде. Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров бу сорауларны Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә законнар чыгарып кулдан килгәнчә ярдәм итәргә ышандырды. 

 


Нет комментариев