Иркәнәш мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” дигән кичә булды.
Бәйрәмгә Иркәнәш җирлегенә караган, Иске Иркәнәш, Яңа Иркәнәш, Яту, Кызыл Төбәк, Тегермәнче авылларыннан өлкәннәр җыелдылар. Аларны авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов, “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе җитәкчесе Камил Шәймәрданов, җирлек башкарма комитеты секретаре Ләйлә Кәбирова һәм хатын-кызлар советы җитәкчесе Гөлсәрия Миннеханова котладылар.
Иркәштән Эльмира Галимованың, Кызыл Төбәктән Кәнҗимә Әхмәтованың, Мөшегедән Индус һәм Әлфия Әхмәтовлар, Марат Мухаметов, Әтрәкледән Айгөл Хөснетдинова, Айманнан Рәфинә Гыйлмуллинаның җырлауларын, эчтәлекле сүзләре, шигырьләрен, Калтак авылыннан Ильмира Асманова, Владимир Абдулгараевларның - “Мари кас “ ансамбле солистларының һәм Иркәнәштән “Бәхетле балачак” ансамбле (Алина Галимова, Диләрә Мингазова, Лилия Хәсәншина, Нәрисә Шәрәфетдинова) биюләрен өлкәннәр бик яратып карадылар, алкышларга күмделәр.
Соңыннан өлкәннәргә “Әнәк” агрофирмасы исеменнән азык-төлек пакетлары таратылды. Бәйрәмне оештырырга район Советы депутаты Равил Миннехуҗин һәм “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев ярдәм иттеләр.
Ахырда Иске Иркәнәш авылының мөхтәрәм кешесе Рәис Кәбиров барлык өлкәннәр исеменнән оештыручыларга әлеге бәйрәмне уздыргыннары өчен рәхмәтен белдерде.
Нет комментариев