Иске Матвеевка авыл җирлегенең Калморза авылындагы мемориал янәшәсендә Иске Александровка, Беляевка, Назаровка авылында туып сугышта батырларча һәлак булганнар хөрмәтенә стелла ачылды.
Дилфас Галиев
Бу стелланы ачуга Минзәлә шәһәреннән район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район хәрби комиссары Сергей Владимиров, Иске Матвеевка авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакиров, Никольский соборы настоятеле Роман Храмутичев, Минзәлә мәчете имам мөхтәсибе Рәмзил хаҗи хәзрәт, читтә яшәүче авылдашлары, авыл халкы, Минзәлә шәһәреннән яр армиячеләр, хәрби училишеда укучы курсантлар катнашты һәм Минзәлә шәһәреннән дә күп кунаклар килгән иде. Стелланы ачу тантанасы Иске Александровкалылар өчен онытылмаслык вакыйга булып истә калды.
Стелла ачу тантанасында Нэля Бикеева болай диде:
-Бу җирлектә яшәгән якташларыбызның батырлыгын горурлык һәм рәхмәт сүзләре белән искә алыйк. Бу стелланы ясаткан ИгорьБорисовичка рәхмәтебез чиксез. Иртәгә зур бәйрәм-Россия флагы көне, шулай булгач бу безнең өчен икеләтә бәйрәм. Бу авыллардан 350 кеше Бөек Ватан сугышына киткән һәм шуларның яртысы гына туган авылларына исән-сау кире әйләнеп кайткан.
Сергей Владимиров:
-Илебез азатлыгы, безнең матур киләчәгебез, тормышыбыз өчен башларын салган каһарманнарны онытмыйк. Сугыш каһарманнарына мәңгелек дан!
Әлеге стелланы ясату өчен шул авылда туган Игорь Борисович Архипов башлап йөргән һәм үз акчасына башкарып та чыккан. Шулай итеп ул мәрмәр ташка 112 кешене сугышта һәлак булганнарның исем-фамилияләрен яздырган. Моннан 30 еллар электә ул шушындый стелла эшләткән иде, аның язулары искереп,кояш астындаа уңып беткән иде. Өч ай эчендә эшләтеп авыл уртасына алып кайтып урнаштырды.
Стелланы ачуда катнашучылар яу кырында һәлак булган авылдашларын автоматтан залп биреп, бер минут тынлык белән искә алдылар, стеллага чәчәкләр салдылар.
Нет комментариев