Реклама
Көн темасы
Күңелдә яз булганда көзге чор да матур
Табигатебез төрле төстәге буяулары белән күзне иркәләгәндә, алтынга төренгән көзге чорда Өлкәннәр ункөнлеге үткәрү матур традициягә әверелде.
Хөкүмәтебез тарафыннан игълан ителгән әлеге ункөнлек шушы көзнең матурлыгын, яктылыгын тагын да арттырып җибәрә сыман. Өлкәннәр бу көнне үзләре дә түземсезлек белән көтеп алалар: элеккеге хезмәттәшләре белән очрашу, хезмәт коллективындагы онытылмас хатирәләрне кабат яңарту мөмкинлеге дә бит әле ул.
Шушындый чараларның берсе гимназиядә дә үтте. Районыбыздагы өлкән буын вәкилләрен бәйрәмчә әзерләнгән табын артында хөрмәтләү чарасына кунак булып Азнакай нефтьчеләре дә килгән иде.
Район башлыгы Айдар Салахов өлкәннәрне котлау сүзен шаян тонда башлап җибәрде:
–Бүген капремонттан соң шәһәр мунчасын ачып җибәрдек, шул чарада халык нигә аз дип уйлаган идем, сез барыгыз да биредә икән, диде ул. –Барыбызның да күңелләр көр, чөнки быел игеннәр мул уңыш белән сөендерде, 138 мең тонна икмәк җыеп алынды,хәзер бөртеккә кукуруз уңышы җыю бара, дип авыл хуҗалыгы,төзелеш, башка тармактагы эшләр барышы белән таныштырып үтте, табыннарыбыз сый-нигъмәтле, илебез тыныч булсын , сезгә, хөрмәтле өлкәннәребез, исәнлек-саулык, бәрәкәтле тормыш, дип җылы котлауларын җиткерде.
Бәйрәм чарасында катнашкан ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде, республикада тормышка ашырылучы программалар белән таныштырды.
Бәйрәмнең иң якты мизгеле – нефть промышленносте ветераны,кара алтын ятмаларын үзләштерүдә 30 елдан артык хезмәт куйганТәлгат Рәйхан улы Җиһангировны 80 яше белән котлау булды. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев хезмәт ветеранына “Татнефть”ПАО җитәкчелеге исеменнән Мактау грамотасы, истәлекле бүләк тапшырды, саулык, озын гомер теләп кулын кысты.
Юбилярны шулай ук бораулау эшләре буенча Азнакай предприятиесенең ветераннар советы рәисе Азат Харисов та тәбрикләде. “Талгать Рәйхан улы кебек ветераннарыбызның тырыш хезмәте бәрабәренә бораулау базасы булдырылды, үсте, ныгыды” диде ул һәм “УК “Татбурнефть”оешмасы җитәкчелеге исеменнән кайнар котлап, акчалата премия һәм Мактау грамотасы тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев