Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Хәлилнең үз клиентлары бар

Хәлил Мингазовның бөтен хезмәт юлы авыл хуҗалыгы белән бәйле. Ул заманында тракторда да эшли, техника буенча бригадир ярдәмчесе һәм техника куркынычсызлыгы буенча инженер да, фермада механик та булып эшли. Югары Тәкермән товарлыклы- сөтчелек фермасын җитәкләде.  

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Аннары фермерлык хуҗалыгы оештырырга карар кыла: 25 гектар пай җирен алып, 10 гектарында сабан культуралары, калганында костер, люцерна үстерә, күпләп мөгезле эре терлекләр асрый башлый. Акрынлап техникасын да барлый. Дәүләт программасында катнашып, грант ота: УАЗ-452 автолавкасы, МТЗ-82 тракторын КУН-10 төягече белән ала. 

Ул шәхси хуҗалыгында ел дәвамында 20 баш савым сыеры тота, үз хуҗалыгында җитештерелгән итен, сөтен авылдашларына, Яр Чаллы шәһәрендәге 41 комплекс базарында да көн аралаш 200 литрдан артык сөт сата, хәзер аның күптән сыналган үз клиентлары бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев