Киләчәгебез өчен тавыш бирдек
Шәһәребезнең 1982 номерлы сайлау участогында да сайлаучылар үз җайлары белән килә торалар.
(Дилфас Галиев, Минзәлә информ)
Ишекне ачып керүгә температураны үлчиләр, битлек бирәләр. Иминлек кагыйдәләре үтәлә. Бер тапкыр кулланылышлы ручка бирәләр. Участок сайлау комиссиясе тарафыннан халыкка җитәрлек күләмдә мәгълүмат таратылган. Шул ук вакытта физик яктан мөмкинлекләре чикле булганнарның сайлауда катнашуына да җитәрлек игътибар бирелгән. Сайлаучылардан гаризалар булса, өйләренә дә барып сайлатачаклар.
1982 номерлы сайлау участогында 1027 кеше кеше исәптә тора, шуларның иртәнге 9 сәгатькә 35 е сайлау участогына килеп үзләренең тавышларын бирделәр. Биредә иртәнге 8 сәгать тулу белән иң беренче Регина Горбунова тавыш биргән.Әлеге сайлау участогына ирле-хатынлы Рәмзия һәм Рәшит Шайсуваровлар граҗданлык бурычын үтәргә килгәннәр. Алар белән сөйләшеп алдым:
-Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайланачак, Россиябезнең үсеше, киләчәге өчен лаеклы кандидатларга һәм паритягә тавышыбызны бирдек. Ә безнең республикага килгәндә болай да яхшы һәм киләчәктә дә шулай дәвам итсен, -диде Шайсуваровлар.
Нурсибә Адиева(Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек мөдире):
–Сайлауларда катнашмый калганым юк. Бүген дә мин сайлау участогына килеп, үземнең гражданлык бурычымны үтәдем. Киләчәктә балалар, оныклар хөрмәткә лаек булып яшәсеннәр өчен тавышымны бирдем. Шәһәребез көннән-көн үзгәрә:балалар мәйданчыклары, ял итү урыннары, юллар , парклар төзекләндерелә.
Илдус Гимаев(пенсионер) :
-Мин үзем сайлауда һәрвакыт катнашамын. Сайлауга барып киләчәк өчен Дәүләт Думасына лаеклы кандидатка һәм партиягә тавышымны бирдем. Яхшыга өметләнергә кирәк, шул ук вакытта тормышыбызда алга китәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев