Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Корбан гаете

Быелгы Корбан гаетенә дә Минзәлә халкы бердәм булып шәһәр мәчетенә килде. Иртәнге намаз укыганнан соң яңа сайланган шәһәр имамы Салих Делфенуров хак дин - Ислам дине турында үтемле вәгазь сөйләде, бәйрәм белән тәбрикләде. Мөселманнарны бәйрәм белән котларга район башлыгы Рәсим Садыков килгән иде. Ул үз чыгышында халыкны Корбан бәйрәме белән...

Быелгы Корбан гаетенә дә Минзәлә халкы бердәм булып шәһәр мәчетенә килде.
Иртәнге намаз укыганнан соң яңа сайланган шәһәр имамы Салих Делфенуров хак дин - Ислам дине турында үтемле вәгазь сөйләде, бәйрәм белән тәбрикләде. Мөселманнарны бәйрәм белән котларга район башлыгы Рәсим Садыков килгән иде. Ул үз чыгышында халыкны Корбан бәйрәме белән котлады. Ислам дине - дуслык һәм туганлык дине, адәм балаларын яхшылыкка өйрәтүче дин. Тыныч тормышның, татулыкның, муллыкның кадерен белеп, шөкер итеп яшик. Халыкка инсафлык үрнәге күрсәтик. Олыларга хөрмәт, кечеләргә яхшы карашта булыйк дип тәмамлады ул үз чыгышын.
Район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов мөселманнарга төрле коткыларга бирелмичә яшәргә өндәде, тегендә монда сөйләгән гайбәткә ышанмыйча, Ислам дине кушканча яшәргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, калебне дөресләргә чакырды.
Корбан гаете көннәрендә районыбыз мөселманнары Аллаһы Тәгаләгә якынрак булу өчен корбан чалдылар. Район башлыгы Рәсим Садыков, якташыбыз - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Айдар Сәлахов, "Вамин Минзәлә" агрофирмасы директоры Тимерхан Миргаязов чалдырган сарык итләре мохтаҗларга өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев