Аны бу хакта улы сораган
Минзәлә районы Куян авылында традиция буенча май башында зиратны чистарту буенча өмә оештыралар.
11 май көнне дә барлыгы 40 лап авылдаш җыелып, бергәләшеп күмәк көч куеп, өмә үткәрделәр.

Ә эш беткәннән соң барлык өмәдә катнашучыларны үз ишегалдында җыеп, Гөлүзә Кашапова хашлама белән сыйлады.
— Авылдагы күршем Гөлүзәнең улы Илсур бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Ул әнисеннән шулай барлык авылдашларны җыеп хашлама белән сыйлауны сораган булган. Гөлүзәгә дә, Илсурга да Куян авылы халкыннан зур рәхмәт. Илсурның исән-имин әйләнеп кайтуын телибез, — дип «Минзәлә-информ» га хәбәр итте «Юбилейный» спорт мәктәбенең көрәш тренеры Рәмзил Бәдриев.

Нет комментариев