Көзге чәчү 42 процентка башкарылды
Көн темасы

Көзге чәчү 42 процентка башкарылды

“Мензелинские зори” игенчеләре көзге чәчүне 96,9 процентка башкардылар һәм бүген биредә көзге чәчү тәмамланачак.

Районыбыз  кырларында көзге культураларны чәчү   өчен һава шартлары һәм туфракның торышы яхшы. Район буенча 5207 гектар көзге бодай җир куенына иңдерелде.“Әнәк” агрофирмасы-472 гектар,  “Органик групп” ҖЧҖ-625 гектар һәм “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре-3780 гектар көзге бодай чәчеп куйдылар. Туңга сөрәсе 61970 гектар басуның 6626 гектары эшкәртелгән.   


Нет комментариев