Кичә “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре,“Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе механизаторлары көзге чәчүне башлап җибәрделәр.
(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")
Алар икесе бергә 300 гектар көзге бодайны чәчеп куйдылар. Районыбыз хуҗалыкларында көзге культуралар чәчү өчен барысы 4мең тоннадан артык орлык хәзерләнгән. Быел районыбыз хуҗалыклары15700 гектарда көзге чәчү үткәрәчәк.
Нет комментариев