Районда әлегәчә буш торган мунициаль милекне хуҗалы итү буенча максатчан эш дәвам итә.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»)
Элек балалар бакчасы биләгән Ленин урамындагы 53 санлы бинаны, капиталь төзекләндергәннән соң, Балалар сәнгать мәктәбенә тапшырачаклар.
Бүген биредә район башлыгы Айдар Салахов беренче планерка уздырды. Подрядчик билгеле, башкарасы эшләр күләменең суммасы да ачыкланды.
Ольга Краснова, балалар сәнгать мәктәбе директоры безнең хәбәрчегә менә ниләр сөйләде:
— Әлеге байлыкка ирешүебезгә без бик шат.500квадрат метр — бик зур мәйдан. Биредә рәсем ясарга өйрәнүчеләр бүлеге урнашачак. Балаларга пейзаж ясар өчен бер кая йөрисе юк. Табигатьнең матур өлешен көн саен үз күзләребез белән күрәчәкбез. Хәтта үз күргәзмә залыбыз да булачак. Безгә килүчеләр өчен машиналар куярга да урын ясыйбыз.Район хакимиятендә безнең үтенечебезгә колак салганнарына без бик шат.
Нет комментариев