Әлфия Когогина Минзәләдә булып китте
“Бердәм Россия” партиясеннән 7 чакырылыш Дәүләт Думасына депутат булып сайланган Әлфия Когогина шәһәребезнең 8 номерлы балалар бакчасында булып бакчаның эшчәнлеге белән танышты, балаларның ничек тәрбияләнүләре һәм тормышы белән кызыксынды.
Аннары элеккеге ХПП янында төзелүче 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше барышы һәм капиталь ремонттан соң яңа төзекләндерелгән шәһәр мунчасын карады. Аннары ул район администрациясе бинасында “Бердәм Россия” сәяси партиясе бүлмәсендә граҗданнарны кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев