«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында 55 бала портфельле булды
Әлеге портфельләрнең эчендә беренче сыйныфка баручы укучы өчен кирәкле барлык канцелария товарлары да бар.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Укытучыларның традицион август киңәшмәсе башланыр алдыннан район мәдәният сарае каршында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысасында чара узды. Әлеге чарада әти-әниләре ярдәмгә мохтаҗ булган 55 балага тантаналы төстә портфельләр тапшырылды.
Тантанада чыгыш ясаган район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү идарәсе начальнигы Илгиз Халиков беренче сыйныфка баручы укучыларны якынлашып килүче белем бәйрәме белән котладылар һәм шушы изге эштә үзләреннән өлеш керткән җитәкчеләргә, шәхси эшмәкәрләргә, аерым кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев